Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә “Районның бадминтон өметләре” турниры узды. ФОТО

Күптән түгел Балалар иҗат йортында " Әлки районының бадминтон өметләре" дигән турнир узды.

Соңгы елларда районда бадминтон спорты популярлаша бара. Шуны искә алып, республика бадминтон федерациясе бездә Татарстан беренчелеге ярышлары да үткәргән иде. Бадминтончыларыбыз республика күләмендә дә уңышлар яулый. Әйтик, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Максим Муштаков кул астында шөгыльләнүче 16 яшьлек Артур Ваһапов (Базарлы Матак урта мәктәбе) күптән түгел республика бәйгесеннән Татарстан шәхси кубогы яулап кайткан. Әлеге мәктәп укучысы Самат Фәхретдинов исә 2007 елда туган малайлар арасында Татарстанның иң яхшы биш спортчысы исемлегенә кергән.

"Районның бадминтон өметләре" турниры да бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбеннән ике команда һәм Юхмачы, Хлебодаровка мәктәпләреннән берәр команда - барысы 47 укучы катнашты.

Команда зачетында базарлыматаклылар беренче урынны яулады. Җиңүчеләр дипломнар, медальләр белән бүләкләнде.

2003 елда туган малайлар арасында

1 урын - Артур Ваһапов

2 урын - Ранил Әхмәтҗанов

3 урын - Радик Галләмов

Никита Удальцов

Кызлар арасында

1 урын - Анжела Крайнова

2 урын - Алсу Галләмова

3 урын - Зилә Сәгыйрова

2004-2006 елларда туганнар арасында

Малайлар

1 урын - Булат Вәлиев

2 урын - Адель Билалов

3 урын - Самат Фәхретдинов

Марсель Гамбәрев

Кызлар

1 урын - Юлия Сивинкова

2 урын - Эльвина Хәйруллина

3 урын - Евгения Борисова

2007-2008 елларда туганнар арасында

Малайлар

1 урын - Рәсим Гыйматдинов

2 урын - Георгий Искаков

3 урын - Азат Бадыйгин

Кызлар

1 урын - Ралинә Әхмәтова

2 урын - Азалия Хәнәфиева

3 урын - Екатерина Леонтьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев