Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә урманнарны  чүп-чардан, корыган агачлардан чистарталар

​​​​​​​Әлкилеләр “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушылды.

 

Әлеге чара быел ике этапта – 19 апрельдән 19 июньгә һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр узачак. Язгы акция бездә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере тирәсендәге урманны чистарту белән башланып китте. Узган атна ахырында район урманчылыгы, район мәдәният йорты, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре урманны чүп-чардан, корыган агачлардан чистарту өмәсенә чыкты. Өмәдә 37 кеше катнашты.

Урманчылык җитәкчесе Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, бу көнне ике кубометр чүп-чар, өч кубометр корыган агачлар җыеп алынган. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре исә “Яшь имәннәр” лагере территориясен җыештырган.

Табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Яшел байлыгыбызны, әйләнә-тирә мохитне чистарту-тазартуда һәркем катнаша ала. Акция барышында шулай ук аншлаглар һәм мәгълүмат щитлары ремонтланачак, урмандагы ял урыннары төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев