Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә ягулыкка бәя артмады

Редакциягә бер-бер артлы шылтыратып: “Автозаправка станцияләрендә ягулык салуны чикләгәннәр дип ишеттек. Бу дөрес хәбәрме? Ягулыкка бәя дә арткан диләр, хакмы?” дип сорадылар.

Без районда  “Татнефть” җәмгыятенең Ульяновск филиалы аша эшли торган автозаправка станцияләре җитәкчесе Илгизәр Шәриповка әлеге сорауны юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

–Базарлы Матактагы 239 нчы һәм Апактагы 240 нчы автозаправка станцияләрендә ягулык-майлау материаллары элеккечә бернинди чикләүләрсез җибәрелә. Коронавирус таралудан сакланып, халыкка хезмәт күрсәтү бина эчендә түгел, тәрәзә аша башкарыла. Ягулыкка бәяләр дә соңгы айларда артканы юк. Хәтта дизель ягулыгының литры 40 тиенгә арзанайды да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев