Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидән һәр көнне 193 тонна сөт китә

Районыбыздан соңгы вакытта эшкәртүчеләргә көн саен 193 тонна сөт озатыла.

Шуның 164,5 тоннасын сөт комплекслары, савым фермалары, гаилә фермалары җитештерә. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 106 процент тәшкил итә.

Көнлек сөт җитештерү  7 тоннага артса, район 200 тонналы чиккә җитәчәк. Әлегә исә без сөт сату буенча республикада беренче унлыкта.

Тагын 28,3 тонна сөт шәхси хуҗалыклардан җыелып эшкәртүчеләргә озатыла. Районда халык тапшырган продукцияне ике пункт кабул итә. Түбән Әлкидәге Дамир Шәйхетдинов пункты сөтнең литрын 21 сумнан, ә “Базарлы Матак сөт заводы” 20 сум 50 тиеннән алалар.

Халык белән исәп-хисап ясаганда бу суммадан сөт җыючының транспорт чыгымнары, хезмәт хакы тотып калына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев