Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Салават Насыйбуллин: “Коронавирустан прививканы күбрәк кеше ясатсын иде”

Районда яңа коронавирус инфекциясеннән 480 кеше прививка ясаткан.

 

Район үзәк хастаханәсе медиклары баш табиб Светлана Одушкина белән бергә беренчеләрдән булып вакциналау үттеләр. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, мәктәп директорлары, укытучылар, тагын бик күпләр COVID-19 инфекциясенә каршы укол кадаттылар. Район газ хезмәте коллективы тулы составта прививка ясатты.

“Ләйсән” йөзү бассейны инструктор-коткаручысы Салават Насыйбуллин да үзен мәкерле инфекция хәвефеннән араларга карар кыла. Прививканың беренче дозасын ул 17 февральдә, ә икенчесен 10 мартта кабул итә.

–Коронавирустан күбрәк кеше вакцина алсын иде. Әлеге инфекциянең никадәр куркыныч булуын аңлатып торасы юк. Мин үземнең коллегаларымны да прививка ясатырга өндим. Без бит кешеләр белән эшлибез. Бассейнга балалар да күп йөри. Вакцинадан куркырга кирәкми. Менә мин үземне бик яхшы хис итәм, прививка ясаткач та бернинди үзгәреш сизмәдем, температурам да күтәрелмәде,–дип уртаклашты безнең белән Салават Насыйбуллин.

Якын көннәрдә районга 100 доза “Спутник V” вакцинасы кайту көтелә. Димәк, тагын 50 әлкиле прививка ясата алачак. Андый теләге булганнар авылларда ФАП фельдшерына, ә район үзәгендә участок табиб-терапевтына, шулай ук поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар (тел.:8(84346) 20-8-59).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев