Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Бердәм Россия”гә һәм Фоат Вәлиевкә өстенлек бирде

8 сентябрьдә районда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау халыкның зур активлыгы белән үтте. Барлык сайлаучыларның 90,1 проценты тавыш бирүдә катнашты.

Республика сайлау округы буенча сайлау бюллетеньнәренә җиде партия кертелгән иде. “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе өчен сайлауда катнашкан  әлкилеләрнең 82,45 проценты тавыш бирде.

Калган партияләр өчен тавышлар түбәндәгечә бүленде: “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” сәяси партиясе – 10,9 процент, “ЛДПР-Россия либераль-демократик партиясе” сәяси партиясе -2,43 процент, “Россия коммунистлары коммунистлар партиясе” сәяси партиясе – 1,31 процент, Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе – 1,04 процент, “Гадел Россия” сәяси партиясе – 0,94 процент, “Үсеш партиясе” Бөтенроссия сәяси партиясе – 0,73 процент.

44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча  депутатлыкка дүрт кандидат дәгъва кылды. Әлкилеләр иң зур өстенлекне Фоат Вәлиевкә бирде, ул сайлауда катнашучыларның 91,14 процент тавышын җыйды. Алмаз Зарипов өчен сайлаучыларның 4,41 проценты тавыш бирде. Борис Андреянов – 2,54 процент, Владислав Барсуков 1,72 процент тавыш җыйды.

Бердәм тавыш бирү көнендә 10 нчы Базарлы Матак бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлау да үткәрелде. Әлеге округ буенча депутатлыкка кандидат Айдар Хәлиуллин өчен сайлаучыларның 87,11 проценты тавыш бирде. Шулай итеп, Айдар Хәлиуллин Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты булып сайланды.

Районда сайлау тыныч, имин үтте. Закон бәзу очраклары күзәтелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев