Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр бу атнада нәрсә белән шөгыльләнә?

Илдә коронавирус таралуны чикләү максатында Россия Президенты Владимир Путин 28 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы игълан итте. Бу чорда кешеләрнең өйдә утыруы, очрашулар, күңел ачу чаралары оештырмавы, яшәгән җиреннән башка төбәкләргә чыгып йөрмәве сорала.

Ә сез бу атнада нәрсә белән шөгыльләнәсез?

 

Радик Вәлиев, Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясе гомумпрактика табибы:

–Без, медицина хезмәткәрләре, эшебезне дәвам итәбез, пациентларны кабул итәбез, дәвалыйбыз. Билгеле, саклык чараларын күрәбез. Махсус битлек кулланабыз, һәр авыруны кабул иткәннән соң зарарсызландыру чараларын башкарабыз.

Әгәр башка профессия кешесе булып, өйдә утырырга туры килсә дә, ни белән шөгыльләним дип һич аптырамас идем. Шахмат уйнарга, китаплар укырга, белемеңне арттыру  белән шөгыльләнергә була. Балалар белән булу, аралашу өчен дә менә дигән вакыт. Аннан соң, хәзер бит авылда йорт-җирдә эшнең исәбе-хисабы юк.

Табиб буларак шуны да әйтәсем килә. Без элегрәк коронавирусның бу дәрәҗәдә агрессив  һәм актив булуын бәяләп бетермәгәнбез. Бу бик җитди һәм куркыныч чир. Һәм, кайберәүләр уйлаганча, өлкән яшьтәгеләр өчен генә түгел. Яшьләргә дә бик сак булырга кирәк. Бу яңа вирус, аңа каршы әле дару уйлап табылмаган. Аннан котылуның бердәнбер чарасы – авыруны йоктырмау. Ил җитәкчелеге шундый мөмкинлек тудырган икән, өйдә утырырга кирәк. Бүген кунакка йөрү, үзеңә чакыру вакыты түгел. Гигиена таләпләрен үтәү, кулларны җентекләп юу, ике сәгать саен бүлмәләрне  җилләтеп, барлык өслекләрне зарарсызландыру чаралар белән сөртеп тору зарур. Иммунитетыгызны ныгытыгыз, аралашуларны чикләгез! Изоляция кагыйдәләрен үтәмичә, үзегез өчен генә түгел, якыннарыгызга, әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыруыгызны онытмагыз.

 

Зинаида Баганова, пенсионер, Базарлы Матак авылы:

–Коронавирус дигән зәхмәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы бүген һәр кешегә аңлашыладыр. Телевизор карыйбыз бит, чит илләрдә әнә ул көн саен йөзләгән кешене  якты дөньядан алып китә. Өлкән яшьтәгеләр өчен ул бигрәк тә куркыныч. Безгә, олыларга, бу көннәрдә өйдә генә торырга киңәш итәләр. Моны барыбызга да үтәргә кирәк. Бер кыенлыгы да юк бит – өйләребез җылы, ашарга-эчәргә җитәрлек. Йорт-җирдә эшнең дә бетәсе юк. Җирләр кардан ачылды, җыештырырга, бакчада эшләргә була. Яшелчә үсентеләрен күчереп утыртырга кирәк. Тиздән Пасха җитә, өйләрне юып-җыеп чыгарасы бар. Гомер буе медицинада эшләгән кеше буларак та бу вирусның куркынычын яхшы аңлыйм. Олыларга киңәшем шул: мондый катлаулы чорда үзебезне саклыйк, өйдән чыгып йөрмик.

 

Гөлшат Галиева, эшмәкәр, Базарлы Матак авылы:

–Һәр җирдәгечә, бу атнада районыбызда да ашамлык кибетләреннән кала сәүдә нокталары эшләми. Без, эшмәкәрләр, хезмәт урыннарыбызны ябып өйдә утырабыз. Билгеле, бу бизнес өчен бер дә әйбәт түгел. Әмма бит ил белән килгән сынау, аңлап кабул итәргә кирәк. Мондый чикләү чаралары вирус таралуны тоткарлау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кертелде. Моның өчен өйдә утырырга кушыла икән, һәркем үтәсен иде. Бу көннәрне күмәкләп ял итү, шашлыкка йөрү өчен файдаланучыларны һич хупламыйм. Үзеңнең һәм бүтәннәрнең сәламәтлеген куркыныч астына кую бит бу. Үзебез бу атнаны өйдә генә уздырабыз. Ремонт ясый башладык, теплицада эшлибез. Бер сүз белән әйткәндә, изоляцияне файдага уздырабыз.

 

Наталья Илюхина, укытучы, Иске Кората авылы:

–Мин әле хәзер өй юу белән мәшгуль. Пасха җитә бит – чистарынырга кирәк. Коронавирус куркынычы аркасында бирелгән бу ял атнасын өйдән чыкмыйча да бик файдалы итеп үткәрергә була. Балалар белән шөгыльләнү, моңа кадәр кул җитми килгән эшләргә тотыну, аннан соң, үз-үзең белән ялгыз калып, уй-фикерләреңне тәртипкә китерү өчен  менә дигән вакыт. Мин үзем Чуаш Кичүе мәктәбендә беренче сыйныф балаларын укытам. Бу планнан тыш ял көннәрендә дәресләр өчен кирәк булган байтак күргәзмә әсбаплар, макетлар ясадым. Авылда яшәгән кеше белә, хуҗалыкта да эш җитәрлек, күңелсезләнергә вакыт юк.

Ә менә ирем Вячеслав бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә. Ул “Хузангай” җәмгыятендә механизатор, мул уңыш алу өчен алны-ялны белми хезмәт итә алар. Бу хәвефле чорлар беребезгә дә зыян салмый узып китсен, ямьле җәйләрне шатланып каршы алырга булсын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X