Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр чирдән саклана – районда коронавирус йоктыруның расланган очраклары юк

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Эллада Дюгеева шулай хәбәр итте.

Кызганыч, республикада әлеге куркыныч инфекция белән зарарлану очраклары арта бара. Бүген коронавирус йоктыруның 70 яңа очрагы расланган. 18 кеше хастаханәгә салынган, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яисә симптомсыз формасы). 11 кеше авыруны читтән йоктырып кайткан, 59 ы контакт нәтиҗәсендә зарарланган.

Бүген авырулары расланганннар арасында күрше-тирә районнарда яшәүчеләр дә бар. Аксубайда һәм Чистайда коронавирусның берәр очрагы ачыкланган.

Сөенечкә, районда  авыруның расланган очраклары юк. Ни генә булмасын, бу әлкилеләрнең саклану чараларын җитди үтәве хакында да сөйли.

Куркыныч инфекция районыбызга бөтенләй дә үтеп кермәсен өчен барын да эшлик! Ә бит моның өчен көчтән килмәгәнне тырышасы да юк.

–Гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, кулларны сабынлап ешрак юарга, битлек киеп йөрергә кирәк. Бик нык зарурлык булмаганда өйдән чыкмагыз, мөмкин кадәр аралашмаска тырышыгыз!–дип кисәтә табиб-эпидемиолог Эллада Дюгеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев