Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр чуаш милли көрәш бәйгесендә зур җиңүләр яулады

Чуаш милли көрәше буенча Нурлат шәһәрендә узган республика турнирыннан район спортчылары зур бүләкләр алып кайттылар.

Бәйгегә, республика районнарыннан тыш, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән дә көчле көрәшчеләр килгән иде. Чуаш Кичүе мәктәбеннән Аэлита Дормидонтова киеренке ярышта беренче урынны яулады. Шул ук мәктәп кызлары бертуганнар Элина - икенче, Лиана һәм Эльвина Бәшировалар өченче булдылар. Кызларны көрәш серләренә тренер Алмаз Абдуллин өйрәтә. Базарлы Матактан Альберт Рәхмәтуллин үз үлчәмендә өченче призлы урынны алды (тренеры Илдар Әхмәров). Җиңүчеләр Дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев