Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр фикере: мин ни өчен сайлауга барам?

.

Максим Муштаков, Базарлы Матак урта мәктәбе физкультура укытучысы, тренер:

–Әлбәттә, 8 сентябрьдә сайлауга барып, үзем ышаныч белдергән кандидат һәм партия өчен тавыш бирәчәкмен. Минемчә, һәркайсыбыз үзен илнең ватанпәрвәре итеп тоярга, киләчәгебезгә йогынты ясаячак мондый мөһим сәяси вакыйгадан һич кенә дә читтә калмаска тиеш. Тормышыбызда бит һаман уңай үзгәрешләр булып тора. Никадәр республика программалары эшли, алар нигезендә авылларда төрле социаль объектлар, йортлар төзелә. Үземнең хезмәтем спорт белән бәйле булгач, мин бу өлкәдәге яңалыкларга бигрәк тә сөенәм. Соңгы елларда районыбызда нинди зур спорт комплекслары сафка басты, спорт мәйданчыклары төзелеп тора. Балаларга, яшьләргә хәзер физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик күп. Теләк кенә кирәк. Мин моны укучыларыма да һәрдаим әйтеп торам. Ә сайлауга гел бөтен гаиләбез белән барабыз. Бюллетеньнәрне тутыргач, урнага аларны балаларыбыз сала. Алар да актив тормыш позициясенә кечкенәдән күнегеп үссеннәр.

 

Наҗия Сафиуллина, Татарстанның атказанган терлекчесе, Югары Әлморза авылы:

–Мин гомер буе терлекчелектә эшләдем. Ул вакытта хәзергедәй шартлар юк иде. Яз-көзләрен пычрак ерып эшкә бардык, юлсызлыктан иза чигә идек. Ә хәзер бит оҗмахтагыдай яшибез. Тормыш көннән-көн яхшыра. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, кибетләрдә җаның ни тели шул бар. Өйләребез җылы, уты, суы, газы кергән. Асфальт юлдан җилдереп кенә теләгән җиреңә барасың. Иртә торган саен тормышыбызга шөкер итәм. Сайлауга да картым белән икәү шатланып барачакбыз. Депутатлыкка яхшы кешеләр узсын, илдә тынычлык хөкем сөрсен, сугышлар булмасын, дәүләт җитәкчеләре эш кешесенең кадерен белсен, пенсияләребез артып торсын дигән теләкләр белән тавыш бирербез.

 

Елена Васяйчева, район архив бүлеге начальнигы:

–Сайлауга баруны  гражданлык бурычым дип саныйм. Үзем лаеклы дип тапкан кандидатлар өчен бик теләп тавыш бирәчәкмен. Сайлауда катнашу – Россия Конституциясе белән беркетелгән хокукыбыз. Аннан ничек файдаланмаска?!  Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлап, республикабызның, димәк, үзебезнең, балаларыбызның киләчәк тормышын хәл итүдә катнашабыз бит. Балалар да бездән күреп үссеннәр, битараф, ваемсыз булмасыннар. Бүгенге тормышыбыз бик матур. Авыл җирендә дә хәзер яшәү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Тыныч тормышның кадерен белеп, һәркайсыбызга үз урынында тырышып эшлисе генә.

 

Фәнил Галиуллин, Алексеевск аграр көллиятенең район филиалы, 3 нче курс студенты:

–Быел мин беренче тапкыр сайлауга барам. Моңа кадәр әти-әни сайлауга киткәндә бик кызыгып, барасым килеп кала идем. Инде менә үзем дә балигъ булу яшенә җиттем, мин дә сайлау хокукына ия хәзер. Моңа шатланам да, горурланам да, бераз дулкынланам да. Минем фикеремчә, яшьтәшләрем, гомумән, барлык егетләр-кызлар сайлауда актив катнашырга тиешләр. Сайлау ул – киләчәк тормышны хәл итү. Ә киләчәк бит безнеке, яшьләрнеке, ничек инде бу мөһим вакыйгадан читтә калырга?! Дусларым, группадашларым белән дә бу хакта сөйләшәбез, күбебез кемнәр өчен тавыш бирәсебезне хәл итеп куйдык инде. Безнең өчен яңа уку елы да бик сөенечле башланды. Көллиятебездә бит зур ремонт булды. Укырга килгәч, белем йортыбызны танымыйча да тордык – әйтерсең лә шәһәрдәге институт. Сыйныф бүлмәләре, остаханәлар, лабораторияләр яңарган, матурланган, заманча төс алган. Мин үзем ветеринар белгечлегенә укыйм. Көллиятне тәмамалагач, белемемне тагын да арттырырга һәм районда эшкә калырга ниятем бар.

 

Сания Гыйматдинова, Алпар фельдшер-акушерлык пункты мөдире, Татар Мулла авылы:

–Безнең авылда гомумән сайлауга бармау дигән нәрсә юк. Без сайлауны бөтен авылыбыз белән бәйрәмгә әзерләнгәндәй көтеп алабыз. Тавыш бирәсе көнне иртәдән халык бәйрәмчә киенеп клубка ашыга. Коймаклар пешереп чәйләр эчү, җыр-биюләр – һәммәсе була. Бөтен авыл халкы бергә аралашып, рәхәтләнеп ял итәбез. Бүгенге матур тормышта һәр көн бәйрәм кебек. Эш урыннарыбыз ялт иткән, авылда да хәзер яшәү шартлары шәһәрдәгедән ким түгел – йорт саен су, газ, ут кергән, юллар яхшы. Авылыбыз чиста, матур, табигате искиткеч, халкы да бик уңган. Шушы рәхәт тормыш дәвам итсен, илдә тынычлык булсын дип бердәм рәвештә тавыш бирәчәкбез. Мин бөтен район халкын  сайлауда актив катнашырга чакырам!

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев