Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр иң кыска айда ничек яшәде?

Февральдә район ЗАГС бүлегендә 8 бәби теркәлгән.

Яңа туган нарасыйларның 5 есе малай, 3 есе кыз. Ә ел башыннан бирле 13 малай, 11 кыз исәпкә алынган. Бәбиләрнең 5 есе гаиләдә беренче бала булып туган. Икенче һәм өченче булып дөньяга килүчеләр 8 әр. Ике гаиләдә дүртенче сабыйлары туу сөенечен кичергәннәр. Ташбилге авылыннан Илсур һәм Алсу Ситдиковларның исә җиденче балалары – уллары Илһам дөньяга килгән.

Узган айда 6 пар ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштергәннәр. Ел башыннан исә 13 гаилә төзелгән. Бер пар араларын өзгән. Февральдә 21 райондашыбыз (ел башыннан – 48) бакыйлыкка күчкән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев