Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр игътибарына: ​​​​​​​декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк

​​​​​​​3 декабрьгә кадәр физик затлар милкенә салымны, җир, транспорт салымнарын түләп өлгерергә тиешбез. Бу турыда безгә салым органнары искәртә.

Кемгә күпме һәм нинди салым түләргә кирәклеге хакында  хат-хәбәрләрне алганга бер айдан артык  вакыт үтте инде. Һәр эшне вакытында эшләргә өйрәнгән тәртипле әлкилеләр, җир, милек, транспорт салымнарын әллә кайчан түләп куйдылар. Дәүләт баш салым инспекторы Наталия Голубева әйтүенчә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 12 нче районара инспекциясенә бу көннәрдә әлкилеләр күпләп килә. Аларны салымнарга кагылышлы төрле сораулар борчый. 9-10 ноябрь көннәрендә инспекциядә Ачык ишекләр көннәре үтте, белгечләр килүчеләргә квалификацияле җаваплар,  киңәшләрен бирделәр.

–Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтында, Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кредит учреждениеләрендә яисә “Электрон хөкүмәт” порталы һәм терминаллары аша түләргә була. Моның өчен хәзер өйдән дә чыгып торасы түгел, электрон ысулны эшкә җигәсе генә,–ди Наталия Голубева.

Салым түләү ансат булса да, әлегә бер генә авыл җирлеге дә бөтен кеше түләп бетерде дип мактана алмый. Әлки районында яшәүчеләргә барлыгы 4 миллион 420 мең сум җир салымы (47,5 проценты җыелган), 3 миллион 88 мең сум милек салымы (55,7 процент) һәм 15 миллион 720 мең сум транспорт салымы (46,3) исәпләнгән. Иң әйбәт күрсәткечләр Чиябаш авыл җирлегендә. Биредә яшәүчеләр җир салымының 82,1 процентын, милек салымының 95,1 процентын түләп тә куйганнар инде. Яңа Үргәгар җирлегендә бу саннар 82,1 һәм 93,6 процент тәшкил итә.

Иске Камка җирлеге буенча җир салымының 89,3 процентын җыеп алганнар. Күпчелек авыл җирлегендә күрсәткечләр уртачадан югары: җир һәм милек салымнары шактый тиз җыела. Әмма, башка еллардагыча, транспорт салымы проблемалы мәсьәлә булып тора: әлегә 15,72 миллион сум салымның 7,3 миллион сум тирәсе генә кергән. Иң зур бурыч Базарлы Матак авыл җирлегендә – автотранспорт хуҗалыгы 6,1 миллион сумнан артык салым түләргә тиеш булса, 9 ноябрьгә үтәлеш нибары 39,7 процент әле.

3 декабрьгә кадәр вакыт булса да, салым бурычыннан вакытында котылу хәерле, юкса, онытылуы бар. Ә анда инде бурычка пеня дә өстәлеп, түләргә тиешле сумма артып китәчәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев