Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр игътибарына: киләсе елда 120 көн ял итәбез

Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга производство календарен эшләде.

РФ Хезмәт кодексы һәм “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында” ТР Законы нигезендә, киләсе  1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 һәм 9 май, 12 июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь, шулай ук Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме  эшләми торган бәйрәм көннәре булып саналачак.  

Мәгълүм булганча, мөселман дини бәйрәмнәре Татарстан Президенты Указы нигезендә билгеләнә.  Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, киләсе елда Ураза бәйрәме якынча  24 майга, ә Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Моннан тыш, 4 гыйнвар – шимбә ялы 4 майга (дүшәмбе), 5 гыйнвар – якшәмбе ялы 5 майга (сишәмбе) күчерелә.

Шул рәвешле, киләсе елда атнага биш көн эшләүчеләрнең эш көннәре 246 көн булачак, ә яллары 120 көн тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев