Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан ярминкәсендә миллион сумлык товар сатты

​​​​​​​Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанда Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

 

Быел әлкилеләр республика башкаласында дүрт ярминкә үткәрделәр. 24 апрельдә язгы ярминкәләрнең соңгысы булды. Безнекеләр анда, гадәттәгечә, кала халкында сорау аеруча зур булган товарлар төяп бардылар. “Хузангай” җәмгыятеннән ярмалар, көнбагыш мае, “Кызыл Шәрык-Агро”дан – бөртек, “Салман” дуңгызчылык комплексыннан ит алып килгәннәр иде. Авыл җирлекләреннән баручылар сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бал, кайнатмалар, тозлаган яшелчәләр сатты. Барысы  миллион сумга якын бәягә товар сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев