Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казанда үткән Сабантуйда чуаш халык йортын тәкъдим иттеләр

​​​​​​​Менә берничә ел инде әлкилеләр Казанда үткән Сабантуйда чуаш халык йорты – пюрт (щурт) куелган мәйданчыкны тәкъдим итә.

  Быел да алар шулай Аккош күле буендагы урманлыкта үз сәләт-осталыкларын күрсәтте. Безнең фольклор төркемнәрен ерактан күреп алган кунаклар мәйданчыктан озак вакыт китә алмый тордылар. Чөнки анда татарларның борынгы баш киеме калфак һәм чуашларның муен бизәге майсиха әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге эштә үз осталык-күнекмәләрен Югары Колчурино, Югары Кәчи авыл җирлекләре һәм районның мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәтте. Теләге булганнарга әзер эшләнмәләрне дә сатып алырга мөмкин иде. Күптәнге гадәт буенча мәйданчыкны агач эшләнмәләре – Балалар иҗат йорты педагогы Ильяс Идиятуллин эшләре бизәде. Районның туган якны өйрәнү музее тәкъдим иткән экспонатлар да бәйрәмгә килүчеләр күңеленә хуш килде. Һәркем диярлек борынгы җиһазлар янында истәлеккә фотога төшәргә теләде.

Республика парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та, безнең мәйданчыкта булгач, эшләнмәләргә югары бәя бирде.  

     

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев