Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казанның Агросәнәгать базарындагы ярминкәгә 30 автомашина товар төяп барганнар

Узган шимбәдә районыбыздан Казанга ярминкәгә баручыларны кала халкы шулай каршы алган.

Эре предприятиеләр, фермер хуҗалыклары, аерым кешеләр үзләре җитештергән товарлар белән Казанның Агросәнәгать базарында ярминкә үткәрүдә катнаштылар. Безнекеләр алып барган бик күп сөт һәм сөт ризыкларын халык тиз арада алып бетергән. Ит, яңа тотылган балыкны да яратып сатып алганнар.

Әлкилеләр инде казанлыларны яңа каз түшкәләре белән дә сыйлый     башлаган. Үрдәк, тавык, куян итләренә дә сорау зур булган. Базарлы Матактан Илнар Гариповның киез итекләре дә шәп сатылган. Михаил Абрамов алып барган чәчәк балын, кәрәзле балны шулай ук кыстатмый алганнар. Иске Камка авыл җирлегеннән Гөлсирә Кәримова күп төрле яшелчәләр белән рәхәтләнеп сату иткән. Иске Матактан Александр Лычников исә куян, сарык итләре сатып кала халкын сөендергән.

30 автомашинага төяп барган авыл товарлары башлыча сатылып беткән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре безнең сәүдә итүчеләрне мул товар белән килүләре өчен мактап та киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев