Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Китап” радиосына шигырь һәм хикәяләрен юллый ала

Радио форматына туры килгән язмалар эфирда яңгыраячак, моның өчен гонорар түләү дә каралган.

Матур шигырь яки чәчмә әсәр язучылар үз материалларын “Китап” радиосына җибәрә ала. Бу хакта Zoom аша узган матбугат конференциясендә радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов хәбәр итте.

– Әгәр дә сезнең районда, җирлектә бик матур сөйләүче яки оста шигырь, чәчмә әсәр язучылар бар икән, ул язмаларны безгә җибәрсәгез иде, – дип мөрәҗәгать итте “Китап”ның концепция авторы журналистларга.

Алмаз Миргаязов билгеләп үткәнчә, иң матур, сыйфатлы һәм күңелгә үтеп керә торган әдәби әсәрләр халык арасыннан, тормыш эчендә кайнаган кешеләрдән чыга. Әлеге иҗади потенциалны ул “Китап” радиосына да юлларга тәкъдим итте.

Радио форматына туры килгән язмалар эфирда яңгыраячак, моның өчен гонорар түләү дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев