Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр комсомолда булган елларын искә ала

29 октябрь – комсомол туган көн. Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелгәнгә быел 102 ел тула. Бу оешма 1991 елда яшәүдән туктаса да, яшьлеге комсомол чорына туры килгән кешеләр әле дә бер-берсен бу истәлекле бәйрәм – ВЛКСМ туган көн белән котлыйлар. Ә сезнең тормышта комсомол нинди роль уйнады?

Галина Самарина, Борискино авыл җирлеге башлыгы:

  • Комсомол булган елларымны мин гомернең иң матур һәм бәхетле чоры дип саныйм, ул вакытны һаман сагынып искә алам. Белгечлек алып авылга кайткач, мине ул чактагы “Мир” совхозының комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Мин моны зур җаваплылык һәм ышаныч дип кабул иттем һәм баштанаяк комсомол эшенә чумдым. Без, комсомол яшьләр, ялкынланып яши һәм эшли идек. Җыелышлар үткәрәбез, кызыклы кичәләр, концертлар оештырабыз, фермада терлекчеләр, савымчылар алдында чыгыш ясыйбыз. Стена газеталары чыгару дисеңме, “Молния” битләрендә артта сөйрәлүчеләрне, хезмәтен җавапсыз башкаручыларны тәнкыйтьләүме... Без дөрес яшибез, иң бәхетле тормыш безнең илдә, дип ышана идек. Комсомол мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Анда алган күнекмәләр һәм тәҗрибә бүгенге җитәкче хезмәтемдә, оештыру, кешеләр белән эшләүдә әле дә ярдәм итә.

 

Азат Гыйльметдинов, хезмәт ветераны, Яңа Камка авылы:

  • Комсомолның илебез үсешендә, яшьләрне тәрбияләүдәге роле бәяләп бетергесез. Комсомол булу – зур дәрәҗә, бу оешмага иң лаеклыларны, иң яхшыларны гына кабул итәләр иде. 14 яшем тулгач Базарлы Матакка комсомолга керергә баруым бүгенгедәй исемдә. ВЛКСМ Уставын ятладым, оешманың тарихын җентекләп өйрәндем. Шулкадәр дулкынландым... Хәтеремдә, комсомол райкомының беренче секретаре Грачев дигән кеше иде, Сүәйдә Шакирова анда эшли иде. Комсомол билетын тотып, зур горурлык белән өйгә кайттым. Ә совхозда эшли башлагач мине үзебезнең Мәүләшә бүлекчәсе комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Авылда комсомол яшьләр күп, алар хуҗалыкның, партия оешмасының төп таянычы иде. Әледәнәле комсомол өмәләре оештыра идек. Бүлекчә управляющиенең: “Азат, яшьләр белән шуны эшләгез әле”, - дип бер әйтүе җитә. Җыелышып өмәгә чыгабыз – көрәкләр белән басуда кар тотабыз, ферма тирәләрен җыештырабыз, совхозның яшелчә бакчасында эшлибез... Беркем дә: “Юк, мин чыкмыйм”,- дими. Кичләрен клубта спектакльләр, концертлар куюны әйтмим дә инде. Комсомол гел яхшылыкка өйрәтте. СССР беткәч, комсомолны да тараттылар. Тик, кызганыч, аны алыштырырлык яшьләр оешмасы гына булдырылмады.

 

Ләлә Шәрәфиева (Исмәгыйлева), 1986-1988 елларда ВЛКСМ Әлки райкомының укучы яшьләр белән эшләү буенча секретаре, Казан шәһәре:

  • Бик күп яшьтәшләрем, замандашларым кебек үк ,минем дә яшьлегем комсомол белән аерылгысыз. Мәктәптә укыганда комсомол оешмасы секретаре идем, институтта курсның комсомол бюросы әгъзасы итеп сайландым.  Вузны тәмамлап Базарлы Матак мәктәбендә эшли башлагач, коллективның комсомол яшьләре үзләренең җитәкчеләре итеп сайлап куйдылар. Берничә елдан мине ВЛКСМ райкомына эшкә чакырдылар. Биредә мин укучы яшьләр белән эшләдем. Хезмәтемне бик яратып, тырышып башкардым, балалар белән эшләү миңа бик ошый, кызыклы иде.

Комсомолда үткән яшьлек елларын искә алып, шуны әйтәсем килә: без бик күңелле, кызыклы яшәдек. Бездә дуслык, коллективлык хисе көчле, тормышка шатланып яши, ихлас күңеллеләр идек. Акча, матди байлыклар безнең өчен беркайчан беренче урында булмады. Комсомол егет-кызларда күп күркәм сыйфатлар тәрбияләде. Шуларның иң мөһиме – тапшырылган эш өчен җаваплылык хисе, дияр идем.  Ни кызганыч, бүгенге яшьләрдә әнә шул мөһим сыйфат җитеп бетми.

 

Николай Хвостов, Чуаш Борнае мәктәбе директоры:

Комсомолны гел якты, күркәм хис-тойгылар белән искә алам. Кузнечиха мәктәбендә 8 сыйныфта укыганда классыбызда  иң беренче булып мин комсомолга кердем. Ничек шулай туры килгәндер, 14 яшем тулган көнне булды бу истәлекле вакыйга. Нинди шатлык, горурлык хисләре кичерүем әле дә хәтеремдә. Комсомол значогын бүген дә кадерле истәлек итеп саклыйм, ә комсомол билетымны мәктәп музеена тапшырдым. Мәктәптә, институтта үзем укыган группада, соңрак армиядә хезмәт иткәндә комсорг (комсомол оешмасы секретаре) булып сайландым. Яшьлек үзе күңелле, энергияле чор бит ул, без бик актив яшәдек, рухланып эшләдек һәм укыдык. Нинди генә кичәләр, очрашулар оештырмый идек. Комсомол, студсовет җыелышларында турыдан ярып үз фикеребезне әйттек, принципиаль карарлар кабул иттек. Комсомол безне бердәмлеккә, оешканлыкка өйрәтте, тормыш мәктәбе булды. Комсомол тәҗрибәсе бүген дә эшемдә ярдәм итә дисәм, һич арттыру булмас. Комсомол сафларында булган барлык райондашларны ВЛКСМ туган көн белән ихластан тәбрик итәм, сәламәтлек, уңышлар, күңелләрдә яшьлек рухының сүрелмәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев