Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Шура утырышларында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты.

Утырыш 17-20 декабрьдә “Корстон” бинасында узды. Бинаның фойесында районның аш-су осталары әзерләгән татар милли ашлары күргәзмәсе урын алган иде. Ул Казан кооператив институты (аның ректоры – якташыбыз Алсу Нәбиева) белән берлектә оештырылды.

Милли шура утырышында Томск өлкәсендә яшәүче якташыбыз, “Транссиб” җәмгыяте генераль директоры Рамил Исмәгыйлев та катнашты. Рамил әфәнде районга спорт җиһазлары алуда ярдәм иткән иде. Ул туган авылы Югары Әлморза мәктәбенә дә булышып тора, авыл көннәре үткәрүдә үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев