Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Спас районында куйган концертны күрше районның башлыгы Камил Нугаев та бик ошаткан

Узган атнада район мәдәният йорты сәнгать осталары Спас районы Тукай авылында зур концерт белән чыгыш ясадылар.

Күрше районнарның бер-берсенә йөреп концерт куюлары Татарстан мәдәният министрлыгы тәгъдим иткән график нигезендә эшләнә. Безнең җырчы артистларыбыз – Алмаз Сафиуллин, Алексей Федонин, Гөлия Яруллина, Рифат Садыйков (соңгы ике артистыбыз үзләре дә Спас районыннан), Эльмира Шиһапова, Аида Гайнетдинова, Гөлфирә Нургалиева, төрле милләт халыклары биюләрен чын осталарча башкаручы Любовь Борисова чыгышларын тукайлылар көчле алкышларга күмделәр.

Әлкилеләр концертын карарга Спас районы башлыгы Камил Нугаев та килгән иде. Ахырдан сүз алып, ул безнең сәнгатькәрләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Кунак ашы кара-каршы, дигәндәй, спаслылар үзләре дә 27 июльдә Иске Салман клубына концерт белән килергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев