Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә кушыла

16 сентябрьдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау ациясенең көзге этабы башлана.

Ул ике ай дәвам итә. “Урманнарны чистарту акциясе елга ике тапкыр – яз һәм көз үткәрелә. Быел 22 апрельдән 22 июньгәчә узган язгы этапта урманчылык хезмәткәрләре “Яшь имәннәр” лагеренең тирә-ягындагы урманны көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарыннан, корыган, ауган агачлардан арындырдылар. Авыл җирлекләре вәкилләре, мәктәп укучылары посадкаларны чистарттылар. Көзге этапта да шундый эшләр башкарылачак. Урманнарны чистарту эшенә теләгән һәркем кушыла ала”, ди район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта урман-посадкаларга чүп-чар түгү, аларны көнкүреш һәм төзелеш калдыклары белән чүпләү очраклары күзгә күренеп кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев