Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр үткән шимбәдә Казан ярминкәсендә миллион сумнан артык бәягә товарлар саттылар

Узган шимбәдә Казанда үткән ярминкәдә районыбыз вәкилләре миллион сумнан артык бәягә төрле товарлар саттылар. Безнең район 30 сәүдә ноктасыннан казанлыларга хезмәт күрсәтте. Һәрвакыттагыча, сөткә сорау зур булды. Безнекеләр аны ярминкәгә мулдан алып барганнар иде. Бигрәк тә Карга, Иске Салман авыл җирлекләре һәм "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте сәүдә чатырларыннан сөт күп сатылды....

Узган шимбәдә Казанда үткән ярминкәдә районыбыз вәкилләре миллион сумнан артык бәягә төрле товарлар саттылар.

Безнең район 30 сәүдә ноктасыннан казанлыларга хезмәт күрсәтте. Һәрвакыттагыча, сөткә сорау зур булды. Безнекеләр аны ярминкәгә мулдан алып барганнар иде. Бигрәк тә Карга, Иске Салман авыл җирлекләре һәм "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте сәүдә чатырларыннан сөт күп сатылды. Кала халкы аны "сөте бигрәк каймаклы" дип мактап-мактап алды. Иске Камка, Иске Чаллы авыл җирлекләреннән алып килгән күп төрле сөт ризыклары да тиз сатылып бетте.

Бу юлы тереләтә сарык, каз, үрдәк алучылар да шактый булды. Бодай, арпа, солыны да күпләп алдылар. Ярминкәгә барлыгы 1 миллион 300 мең сумлык товар алып барылса, ул нигездә сатылып бетте диярлек. Гомумән, Әлки мәйданчыгында көне буе җанлылык хөкем сөрде. Район мәдәният хезмәткәрләре чыгышларын да казанлылар бик бирелеп тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев