Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр узган шимбәдә Казан ярминкәсендә 1 миллион сумлык товар сатты. ФОТО

Үткән шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәдә 1 миллион сумлык товар сатты.

Авыл җирлекләре сатучылары, фермерлар, хуҗалыклар вәкилләре ярминкәдә 20 дән артык сәүдә ноктасы оештырып, кала халкына төрледән-төрле авыл продукциясе тәкъдим иттеләр. Бу юлы да сөткә, эремчеккә, каймакка сорау зур булды. Бәрәңге, яшелчә алучылар да байтак иде. Шәһәр халкы каз-үрдәк түшкәләренә дә "ябырылды". Эре-эре авыл йомыркаларын да яратып алдылар. "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте алып килгән бөртеккә, "Хузангай"дан килгән бөртек һәм ярмаларга да ия чыкты. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән казанлыларның күңелен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев