Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр якташыбыз өчен тавыш бирик!

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек барган көннәрдә үзенең эшләре һәм казанышлары белән туган төбәген һәм бөтен Татарстанны данлаучы шәхесләр өчен тавыш бирү башланды.

ТАССР оештырылуга 100 тулуга багышланган сайтта “Якташың өчен тавыш бир!” рейтингына республиканың һәрбер районы вәкилләре – 45 кандидат исеме кертелгән. Аларның берсе өчен тавыш бирергә кирәк.

Әлеге күренекле татарстанлылар арасында безнең якташыбыз – Сихтермә-Хузангай авылында туып-үскән чуаш халык шагыйре Петр Хузангай да бар.

Хөрмәтле әлкилеләр! Танылган якташыбыз, фронтовик шагыйрь Петр Хузангай өчен тавыш бирик. Бөек Ватан сугышында корал тотып фашистларга каршы сугышкан, үзенең таланты, иҗаты белән туган җирен, Ватанын, республикада яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгын данлаган якташыбыз турында күбрәк кеше белсен! Күренекле татарстанлылар өчен 100.tatarstan.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев