Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр якташыбыз, Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллинның үлеме сәбәпле кайгы кичерә

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат булды.

Әнәс Сәгыйдулла улы Чуаш Кичүе авылында 1940 елның 14 декабрендә дөньяга килә. 1962 елдан бирле ул Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләде. 55 елдан артык театрда иҗат итү дәверендә ул дистәләгән рольләр башкара, онытылмас образлар иҗат итә.

Нәкъ ике ел элек февраль аенда Әнәс Галиуллин 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗатташ дуслары белән районыбызга кайткан иде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә алар Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган "Саклан, шартламасын" дигән комедия күрсәттеләр. Үзен зурлау-котлауларга бик күңеле булып, Әнәс Галиуллин шунда: "Зал тутырып килгән якташларыма зур рәхмәт. Әле сәхнәләрдә сезнең белән тагын-тагын очрашырга язсын. Тормыш матур, гөрләтеп яшик әле, әлкилеләрем",-дигән иде. Ни кызганыч, аңа туган ягы Әлки сәхнәләренә кабат чыгарга насыйп булмады. 77 яшендә артистның йөрәге тибүдән туктады.

Мәрхүм Казанның Мәрҗәни мәчете карамагындагы "Мөселман зираты"нда гүргә иңдерелде. Аның якты хатирәсе күңелләребездә озак яшәр.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев