Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр җәйге авыл спорт уеннарында сынатмады

Актанышта үткән “Авыл яшьләре” җәйге спорт уеннарында районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.

Үткән атнада булган әлеге  республика ярышына бездән 22 кеше барды. Анда спорт ярышлары белән бергә трактор йөртү, сыер саву аппаратын сүтеп-җыю кебек бәйгеләр дә булды. “Хузангай” җәмгыяте механизаторы Юрий Рыжков трактор йөртү осталыгы буенча өченче урынны яулады.

Безнекеләр  йөгерү, өстәл теннисы, бадминтон ярышларында да сынатмады. Милли көрәштә тренер Илдар Әхмәров җитәкчелегендә дүрт спортчыбыз чыгыш ясады. 100 килограммнан зуррак үлчәмдә Руслан Нуретдинов икенче булды.

43 район командасы арасында әлкилеләр 19 нчы урынга лаек булды. Беренче урында – Саба, икенче – Мамадыш, өченче урында Актаныш командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев