Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр үзәк паркны кар-боз сыннары белән бизи

Яңа ел алдыннан игълан ителгән район бәйгесенә кушылып, күп оешмалар үз территорияләрен бәйрәм чыршылары, кар-боз сыннары белән бизәделәр инде.

Район үзәк хастаханәсе, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, район газетасы редакциясе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, балалар иҗат йорты, электр челтәрләре, почта участогы, МЧС идарәсе, урманчылык коллективлары паркларда да төрле әкият геройлары, җәнлек-җанварлар сыннары ясап куйдылар. Әлеге фигуралар Яңа ел мохите тудыра, кешеләргә шатлык өсти. Бигрәк тә балалар алар тирәсендә уйнарга ярата. Калган оешмаларга да бу күркәм эштә катнашырга ашыгырга, үз тирәләрен бизәү белән бергә, паркларны матурлауга да өлеш кертергә кирәк.

Бәйгедә җиңүчеләр Яңа ел төнендә үзәк паркта узачак бәйрәмдә игълан ителәчәк. Гомумән, Яңа ел каникулларында паркларда бик күп бәйрәмнәр үткәрү күздә тотыла. "Кыш бабайлар парады", "Раштуа мәзәкләре", "Раштуа колядасы" һәм башка бәйрәмнәрдә райондашларыбызны актив катнашырга чакырабыз.

Бу урында бер күңелсез әйбер хакында да әйтергә туры килә. Базарлы Матактагы Геройлар паркында гимназия укучылары ясаган әллә никадәр кар сынын бериш җүнсез бәндәләр ватып-ишеп киткәннәр. Ә бит әлеге фигураларны ясау ансат түгел. Салкын су, кар белән эш итәргә, күпме тырышлык куярга кирәк. Кызганыч, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китерүдән кала кулларыннан бернинди эш килмәгән адәмнәр дә бар шул арабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев