Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрдән Яңа елга өмет-теләкләр

.

Радик Вәлиев, Чуаш Кичүе амбулаториясе баш табибы:


–Дөнья ничек кенә кайнаса да, илләр-дәүләтләр арасында нинди генә каршылыклар килеп чыкса да, 2018 ел тыныч, имин булды. Шуңа күрә мин беренче чиратта Яңа елда да күкләребезнең аяз, тормышыбызның тыныч булуын телим. Билгеле, табиб буларак, әлкилеләргә саулыклары хакында кайгыртырга киңәш итәм. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр җитәрлек – искиткеч зур йөзү бассейны, чаңгы базасы, спорт залы һәм мәйданчыклары бар. Алардан файдаланып, физкультура белән шөгыльләник. Күңелебезне күркәм сыйфатлар, тәнебезне көч-энергия белән ныгытыйк, сәламәт булыйк, якташлар!

Булат һәм Фирүзә Гобәйдуллиннар, Түбән Әлки авылы:


–Үтеп баручы ел безнең өчен бик тә бәхетле, истәлекле булды – ике елдан артык дуслашып-сынашып йөргәч, без никахыбызны теркәп  туй иттек, гаилә корып җибәрдек. Инде әти-әниләр белән бергәләп, аларны хөрмәтләп, алардан тормыш итәргә өйрәнеп яшәп ятабыз. Икебез дә туган ягыбызда төпләнергә дигән карарда. Бәхетебезне биредә таптык, биредә үстерәсебез килә. Яшьтәшләребезгә дә шуны телибез: кайда үстек, шунда бик кирәк без! Гаиләле булып, балалар үстереп, әти-әниләребезгә картлыкларында терәк булып, туган ягыбыз Әлкине гөрләтеп яшик. Бәхетле булыйк, дуслар!

Надежда Атаманова,“АкБарс страхование” җәмгыяте директоры:


–Әйтергә кирәк, 2018 ел минем өчен ансат булмады, нык сынады ул мине. Шулай булса да, мин аннан канәгать, чөнки ул сынауларны җиңеп чыга алдым. Хәзер тормышымда барысы да әйбәт, алга таба да шулай булыр дип өметләнәм. Быел пенсия яшенә җиттем, әмма эшләүне дәвам итәсем килә. Өйдә генә утырасы килми, чөнки минем өчен яраткан хезмәтем – тормышым ул. Райондашларны Яңа ел белән котлап, һәркемгә дә нык исәнлек телим. Башкасын эшләп табарга, хәл итәргә була. Илебез имин, һәр гаиләдә бәхет, муллык хөкем итсен иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев