Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә белешмәләрне күп функцияле үзәктән алырга киңәш итәләр

Быелның тугыз ае йомгакларыннан күренгәнчә, хөкем ителү-ителмәү турында белешмә алу өчен әлкилеләр нигездә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән. 

Бары берничә кеше генә күп функцияле үзәк аша гариза биргән. Дәүләт хезмәтләрен электрон төстә алучы гражданнарның санын арттыру максатында, район эчке эшләр бүлекчәсе хөкем ителү-ителмәү хакындагы белешмәне алу өчен районның күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әлеге үзәкнең адресы: ТР, Әлки районы, Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 63. Андый белешмәне Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (www.gosuslugi.rt) аша алу да уңайлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев