Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең 88 проценты референдумда үзара салымны яклап тавыш бирде

  18 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум узды.

 

Иртәнге сәгать 7 дә 49 сайлау участогы ишекләрен ачты. Һәркайсында  җанлылык хөкем сөрде. Халык тавыш бирүдә гаять актив катнашты.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә,    исемлекләргә кертелгән барлык әлкилеләрнең 81,19 проценты референдумда тавыш биргән. Һәм район халкының зур күпчелеге үзара салым кертүне яклавын белдергән.

Референдум барлык авылларда тыныч, имин узды, закон бозу очраклары булмады.

 

Авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум нәтиҗәләре

 

 

Авыл җирлегенең исеме

Тавыш бирүчеләр саны (процентларда)

“Әйе” дип җавап бирүчеләр саны (процентларда)

Апак

76,85

85,96

Базарлы Матак

78,59

81,09

Борискино

82,89

94,74

Югары Колчурино

85,05

87,90

Карга

84,57

98,86

Кошки

82,85

87,88

Түбән Әлки

72,56

91,25

Түбән Кәчи

86,39

89,68

Яңа Үргәгар

94,98

94,72

Салман

80,94

89,74

Иске Алпар

90,14

96,09

Иске Камка

92,33

97,67

Иске Матак

74,10

84,57

Иске Салман

88,27

82,94

Иске Хурада

74,29

79,93

Иске Чаллы

95,30

96,10

Ташбилге

92,40

89,80

Чуаш Кичүе

76,22

89,00

Чуаш Борнае

87,42

96,49

Чиябаш

87,04

94,68

Юхмачы

80,22

94,91

Район буенча

81,19

88,11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев