Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне “Безнең ишегалды” программасына кертелгән проектларны онлайн-тикшерүдә катнашырга чакырабыз

Фикерләрне ://dvor.tatar/docs/ сайтында 1 майга кадәр калдырырга була.

Республикада 2020 елга “Безнең ишегалды” Президент программасына кертелгән ишегалларын төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу дәвам итә.

10 апрельдә республиканың барлык районнарының программага кергән 341 ишегалды проектлары https://dvor.tatar/docs/ сайтында урнаштырылган иде. Бүген тагын 215 ишегалдының план-схемасы әлеге сайтта урын алган.

“Базарлы Матак” идарәче компаниясе рәисе Румия Латфуллина җиткергәнчә, быел “Безнең ишегалды” программасы буенча район үзәгендәге күп фатирлы 13 йортның ишегалларын яңарту-уңайландыру күздә тотыла.

–Әлеге ишегалларын төзекләндерү проектларын төзегәндә анда яшәүчеләрнең барлык фикерләре исәпкә алынды. Әлеге план-схемалар белән без күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне таныштырдык. Проектларны йортларның җитәкчеләре дә раслады,–ди Румия Латфуллина.

План-схемалар югарыда күрсәтелгән сайтта урнаштырылган, димәк, күп фатирлы йортларда яшәүче һәркем алар белән таныша һәм проектчыларның эшенә карата үз фикерен әйтә ала.

Ишегалларының план-схемалары буенча фикер-тәкъдимнәрне 1 майга кадәр югарыда аталган сайтта калдырырга яисә “Безнең ишегалды” программасы кайнар линия бердәм номеры – 8(800)27-5-2020 – буенча шылтыратып әйтергә була.

Базарлы Матактагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалды проектларын тикшерүдә активлык күрсәтсеннәр иде. йорт тирәләрегезнең, ишегалдыгызның ничек үзгәрүе үзегездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев