Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады

Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр!

1 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара өлкәннәр көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

“Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез. Күңел җылысы, ихтирам һәм ярату хисләре белән сугарылган бу бәйрәм – буыннар бердәмлеге, чорлар бәйләнеше символы. Кадерле өлкәннәребез! Сез үзегезнең бөтен гомерегезне Туган ил, туган районыбыз хакына намуслы хезмәт итүгә багышлаган фидакарьләр. Бөек Ватан сугышы, аннан соң илебезнең халык хуҗалыгын торгызу чоры авырлыкларын үз җилкәгездә күтәргән буын – сез кыюлык, ныклык, әхлаклылык үрнәге. Сез бүген дә җәмгыять тормышыннан читләшмисез: бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәгезне, белемнәрегезне яшьләр белән юмарт уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән аларда ватанпәрвәрлек, эшсөярлек тәрбиялисез. Без сезнең алда олы бурычлы һәм рәхмәтле. Сезне беркайчан да кайгыртусыз, ярдәмсез калдырмабыз.

Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Янәшәгездә һәрчак сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын”,–диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев