Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне саныйлар

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы быел 1-30 апрельдә узачак. Районыбызда сан алуда 40 кеше катнашыр дип күзаллана.

Быелгы сан алу кампаниясенең төп яңалыгы: россиялеләр Дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыра алачак.

Шул ук вакытта сан алучылар һәр фатирны һәм һәр йортны йөреп чыгачак. Исәпкә алучыларны брендланган кием һәм аксессуарлар – шарф, жилет һәм сумкалары – буенча танып булачак. Аларның һәркайсының үзләре белән паспорты һәм таныклыгы булырга тиеш.

Безнең районда 40 сан алучы эшләр дип көтелә. Аларның алтысы стационар участокларда эш алып барса, 34 е йортлар буенча йөриячәк.

Сан алуда эшләүчеләр компьютер планшетлары белән тәэмин ителә. “Аврора” операцион системасы нигезендә эшләнгән әлеге гаджетлар үзебездә, Иннаполиста җитештерелә.

Халык санын алу барышында  бары шәхси булмаган мәгълүматлар гына җыела. Барлык җаваплар да исәпкә алу кәгазьләренә респондентлар сүзләре буенча язылачак. Әлеге мәгълүматларны раслаучы бернинди документлар да кирәк булмаячак.

 

Быелның беренче кварталында тагын бер әһәмиятле кампания – икътисадый сан алу үткәрелә. Бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшчәнлегенә федераль  статистика күзәтүе дигән сүз.

Бүген илебездәге предприятиеләрнең 75 процентын  диярлек кече бизнес тәшкил итә. Ул дәүләтнең икътисадый үсешен (успешность) һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен дә билгели. Дәүләткә кече предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең ничек яшәвен, нинди проблемалар белән очрашуын белеп тору бик мөһим. Икътисадый  сан алу барышында тупланган мәгълүматлар нигезендә кече бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт карарлары кабул ителәчәк.

Кече бизнесны исәпкә алу биш елга бер мәртәбә үткәрелә, һәм  Россия законнары нигезендә анда катнашу мәҗбүри. Кече бизнес вәкилләренә быелның 1 апреленә кадәр электрон анкета тутыру тәкъдим ителә. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы, Росстат интернет-сайты, электрон документлар әйләнеше операторлары ярдәмендә эшләп була. Кәгазьдәге анкетаны тутырып, аны район статистика бүлегенә тапшырырга да мөмкин.

Росстат эшмәкәрләр күрсәткән мәгълүматларның конфиденциальлеген гарантияли. Мәгълүматлар барысы да гомумиләштерелгән төстә генә файдаланылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев