Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрне “Татмедиа” АҖ акциясендә катнашып бүләк отарга чакырабыз

​​​​​​​Әбүнәчеләребезне “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Языл һәм телевизор от!” акциясендә актив катнашырга чакырабыз.

Моның өчен 2019 елның беренче яртыеллыгына “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына (тулы алты айга) язылу квитанцияләренең күчермәләрен Казанга (420066, Казан шәһ., Декабристлар ур.,2а адресына яисә podpiska@tatmedia.ru почтасына) юлларга кирәк. Үзегезнең телефоныгызны күрсәтергә һәм “Акция” дип теркәргә онытмагыз.

Ә бит төп приз – телевизор бу юлы нәкъ менә сезгә эләгергә мөмкин. Акциядә шулай ук цифрлы фотоаппаратлар, йон одеяллар уйнатылачак.

Призлар 2019 елның 25 февралендә уйнатылачак. Һәр районнан иң актив әбүнәче, ягъни “Татмедиа” АҖ басмаларына иң зур суммага язылучы, призлар уйнату нәтиҗәләренә карамастан, кызыксындыру бүләгенә ия булачак.

Райондашларыбыз һәр елны “Языл һәм телевизор от!” акцияләрендә катнашып, бүләкләр отып тора. Үткән елларда цифрлы фотоаппарат, йон юрган, “Кукмара” табалары, башка төрле бүләкләр отучылар булды. Һәр юлы иң актив әбүнәче кызыксындыру призы белән бүләкләнә. Акциядә катнашырга ашыгыгыз, дуслар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев