Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең гүзәл затлары “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона турында ике җиңү яулады

“Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең зона турында безнең район вәкилләре ике номинациядә җиңү яулады.

Болгар шәһәрендә узган зона бәйгесендә сигез районнан килгән булдыклы һәм эшлекле гүзәл затлар чыгыш ясады. Бездән анда район турында җиңү яулаган өч ханым катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы. Яңа Әнҗерә авылыннан биш бала анасы Румия Гобәйдуллина “Хатын-кыз – ана” номинациясендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Зилә Сафиуллина “Язмышым – һөнәрем” номинациясендә беренче урыннарга лаек булдылар.

“Румия ханым белән бергә сәхнәдә аның барлык балалары, оныклары чыгыш ясап, залны таң калдырдылар. Ә Зилә ханымга коллегалары хуплау-булышлык (поддержка) күрсәтте. “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә район җиңүчесе – Бибай Чаллысы клубы мөдире Рәзинә Гыйниятуллина да жюринең югары бәясенә лаек булды”,-дип сөйләде безгә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев