Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең “татлы тармагында” яңа җитәкче

Базарлы Матакта яшәүче Илнар Гарипов аквакультура һәм умартачылык буенча район белгече итеп билгеләнде.

Илнар Гарипов соңгы елларда ныклап торып умартачылык белән шөгыльләнә. Илнар 2001 елда шәхси ярдәмче хуҗалык оештырып эшчәнлеген башлап җибәргән. Бүген инде аның умарталыгында 100 оя бар.

Умартачы җитештергән балын районда, шулай ук Казанда үткәрелә торган ярминкәләрдә сата.

Илнар Гариповның тырышлыгын, булдыклылыгын күреп, җитәкчеләр аңа районда умартачылык тармагын үстерү, бал җитештерүчеләргә ярдәм итү буенча белгеч  вазыйфасын тәкъдим иткәннәр.

Әлки җирендә җитештерелгән балга сорау зур. Чөнки районыбыз республикада экологик яктан иң чиста төбәкләрнең берсе. Бездә  умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә елдан-ел арта. Илнар  бу тармакка яңа этәргеч бирер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев