Әлкинең ватерполчы кызлары Россия беренчелеген җиңү белән башлады
Бу көннәрдә ватерполчы кызларның “Актай-1” командасы Златоуст шәһәрендә Россия беренчелегенең өченче турында чыгыш ясый.
Ярышларда 17 яшькә кадәрге спортчылар көч сынаша. 27 гыйнварда безнең кызлар Томск шәһәре командасын 14:6 исәбе белән оттылар. Икенче уенда исә “Актай-1”нең көндәшләре өстенрәк булды.
Бүген, 29 гыйнварда, ватерполчыларыбыз “Уралочка” командасы белән көч сынаша.
Март аенда исә ватерпол буенча Россия беренчелегенең хәлиткеч йомгаклау ярышлары башлана.
Александр Георгадзе тренерлыгында шөгыльләнүче “Актай-1” – ил беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы бердәнбер команда. Аның бу зур бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә эләгү мөмкинлеге зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев