Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең юл хезмәтчәннәренә эш артты

Узган төндә районда кар мулдан яуды.

“Алексеевскдорстрой”ның район участогы хезмәткәрләре төне буе юллардан кайтып керми эшләделәр. Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенә караганда, узган төндә алты “КамАЗ” белән юлларны кардан чистартып, бозлавыклы участокларга ком-тоз катнашмасы сиптергәннәр. Тагын ике грейдер һәм ике “КамАЗ” автомобиле белән юл кырыйларындагы кар көртләре чистартылган. Бу  эшкә бүген көндез тагын өч МТЗ тракторы җәлеп ителгән.

Кышкы сезонга район участогында 4200 тонна ком-тоз катнашмасы запасы булдырылган. Бүгенгә инде шуның 822 тоннасы юлларга сибелгән. Бозлавыкка каршы әлеге катнашма белән беренче чиратта юл борылышлары, калкулыклы участоклар эшкәртелә.

Район юл участогы карамагында 329 километр автотрасса бар. Участок хезмәтчәннәре теләсә нинди һава шартларында юлларда транспорт имин хәрәкәт итсен өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев