ЛӘЙСӘН ТАИШЕВА УЛЫНА ГАДӘТИ БУЛМАГАН ИСЕМ КУШКАН
Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: "Кайчан бәби алып кайтасыз?" - дип сораган идек, ул: "Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?" - дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: "Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде", - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: "Кайчан туса -...
Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: "Кайчан бәби алып кайтасыз?" - дип сораган идек, ул: "Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?" - дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: "Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде", - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: "Кайчан туса - шунда була", - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый", - дип җавап биргән иде.
Ә кичә Ләйсән Таишева әни булды. Танылган алып баручыны әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан тәбриклибез! Яшь әни белән шундук элемтәгә чыктык һәм хәл-әхвәлләрен белештек.
- Ләйсән, хис-тойгыларыгыз белән бүлешсәгез иде...
- Бу бөтенләй дә башка хисләр! Мин бик бәхетле!
- Сабыйга нинди исем сайладыгыз?
- Ролан. Дан, гаделлек дигәнне аңлата, мәгънәсе бик көчле, исемнең дә яңгырашы бик матур.
- Кемгә охшаган?
- Әлегә төгәл әйтеп булмый. Ирем, әлбәттә, үзенә ошата, ә кемдер - миңа. Анысы үсә-үсә беленер инде.
- Йөклелек чоры ничек узды? Ниндидер борчуларыгыз булдымы?
- Юк, мин бик тыныч булдым. Ирем генә борчылды. Мин тыныч икән, димәк, бала да шундый булачак һәм стресслар безне урап узачак. Тормышка карата позитив мин! Нәрсә генә булмасын - бар да яхшыга! Тулгак башлангач та, паникага бирелмәдем. Тулгакның берничә сәгатен өйдә уздырып, тыныч килеш, иртән бала табу йортына киттек.
- Түләүле клиникада бәбиләдегезме?
- Юк. Бездә дәүләтнеке булган бала тудыру йортлары да бик яхшы дип саныйм.
- Балага әйберләр алдыгызмы? Тумыйча алырга ярамый дигән юрамаларга ышанасызмы?
- Юк, бөтенләй дә ышанмыйм. Җәй Төркиягә барган идек. Анда матур бала әйберләрен күреп, ничек алмый китәсең инде? Алдан ук исемлек төзедем дә, шуның буенча кирәк әйберләрне генә алдым. Минем өчен бала киеме матур һәм сыйфатлы булсын. Артык кыйммәт әйбер алмыйм. Мәсәлән, кибетләрдәге 3 мең сумлык бодиның мәгънәсен күрмим. Ул кием бит бер ай өчен генә! Гомумән, мин һәрвакыт ташламалар чорын көтеп йөрим. Балага артык күп әйбер алмадык, беренче вакытка җитәрлек кенә.
- 3 ел буе декрет ялында булырга планлаштырасызмы? Əллә инде бала караучы яллап, эшкә чыгарга җыенасызмы?
- Бала караучы кирәк булмас дип уйлыйм, чөнки ике әбисе бар, алар оныклары тууын түземсезлек белән көттеләр. Эшкә килгәндә, никадәр озакка киткәнемне әйтә алмый, чөнки ул миннән генә тормый. Иң мөһиме - бала сау-сәламәт, тыныч булсын. Аннары - күз күрер.
- "Әниегез - кияүдән, каенанагыз киленнән уңды", - дип әйтә аласызмы?
- Әнием бик шат. Очрашып йөргән вакытта ук аңа бик ошый иде егетем. Бер-ике тапкыр аның белән күрешеп сөйләшкәннән соң, бөтенләй исе китте! Булачак ирем белән орашуга барырга әзерләнгәндә ул: "Кызым, бу киемеңне кии, монысы матуррак, килешлерәк", - дип, киңәшләр дә бирә иде. Каенана белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, тьфу-тьфу. Бергә яшәмибез, шунысы да зур плюстыр. Алар безнең тормышка бер дә кысылмый. "Үзегез яшәгез", "Үзегез беләсез", - дип кенә әйтәләр. Артыгын сораштырмыйлар да.
чыганак: http://shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев