Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: “Аның турында яхшы хатирәләр йөрәгебездә мәңге сакланыр”

Әнвәр Залаков исемендәге паркны йөзләрчә кыз-малай һәм аларның әти-әниләре җәй башыннан ук үз итте.

  Яңа спорт җайланмалары аеруча күп булганга һәм “Сельхозхимия” берләшмәсенә нигез салынган елларда ук утыртылган агачлар ышыгында утырып ял итү мөмкинлеге тудырылганга, күпчелек балалар башка парклардан бирегә “күченде”. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Базарлы Матак авылының матур бер почмагында урнашкан яңа җәмәгать урыны ачылу тантанасына Татарстан премьер-министры урынбасары  – республиканың авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, “Татмелиорация” траст компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, “Кызыл Шәрык” агрохолдингы генераль директоры Адел Хәйруллин, Әнвәр Залаковның хатыны Ландыш Абдул кызы, балалары, оныклары, туганнары, бар республика буенча хезмәттәшләре, “Сельхозхимия” берләшмәсенең элеккеге хезмәткәрләре килгән иде. 
Тантанага килгән кунакларны сәламләп, район башлыгы Александр Никошин:
–    Без бүген исеме авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге һәм республиканың мелиоратив төзелеше үсеше белән бәйле булган скверны ачу тантанасында катнашабыз. Әнвәр Мәхмүт улы 1971 елдан 1991 елга кадәр Әлки районында хезмәт иткән. Башта “Татсельхозтехника” бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, аннары 1979 елдан районның “Татагрохим” берләшмәсендә рәис булып эшләгән. Аның эшчәнлеге дәверендә җылы гаражлар, төзекләндерү остаханәләре белән   көчле җитештерү базасы тудырыла. Анда эшне яхшы башкару өчен, бар шартлар да булдырыла. Берләшмә эшчеләре өчен бар коммуналь уңайлыклары булган бистә төзелә. 2012 елдан район үзәгенең бер урамы Әнвәр Залаков исемен йөртә. Авылдашлар рәхмәт йөзеннән аның исемен шулай  мәңгеләштерде. Әнвәр Мәхмүт улын бик тә лаеклы рәвештә һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Аның турында яхшы хатирәләр йөрәгебездә мәңге сакланыр.  Ә әлеге бакча олылар өчен дә, балалар өчен дә ял урынына әйләнер. 
Ул, яхшы сквер төзегәннәре өчен, “Татмелиорация” траст компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллинга рәхмәт белдерде. 
Аннары Татарстан премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка сүз бирелде. 
–    Без Залаков исемен йөртүче матур урамда урнашкан паркка кайттык. Әнвәр Мәхмүт улы минем дәү әти һәм әтием белән бергә эшләде. Минем тәрбиялелектә дә аның өлеше зур. Хуҗалык белән җиткәчелек иткәндә, ул миңа мелиоратив эшләр белән ярдәм итте. Бүген республика территориясендә  35 мең гектар кырлар сугарыла. Мондый эш Әнвәр Мәхмүт улы вакытында башланып киткән. Авыл хуҗалыгы үсешендә аның керткән өлеше гаять зур. Ул көчле җитәкче иде, кайчакта кырысрак та булгандыр, әмма ул уртак эшләр һәм хезмәт кешеләренең иминлге өчен чын йөрәгеннән борчылып яшәде. Бакча озак еллар яшәсен, балаларның шат авазы биредә тынмасын, – дип теләде министр. 
–    Бүген безнең барыбыз өчен дә истәлекле көн – Әнвәр Залаков исемен йөртәчәк матур бакча ачыла. Бар туганнары, коллективның мелиораторлары исеменнән уңайлы ял урыны булдыруны хуплаганнары, ярдәм иткәннәре өчен, бар Әлки районы кешеләренә, район башлыгы Александр Федоровичка, премьер-министр Марат Азат улына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, – дип ассызыклады “Татмелиорация” траст компаниясе җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин. Ул паркны төзүдә турыдан-туры катнашкан төзүчеләргә һәм “Ромашка” балалар бакчасы коллективына да рәхмәтен белдерде.  
Авыл кешеләре исменнән “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Алсу Гайнетдинова чыгыш ясады. 
Ул Әнвәр Залаковның бик таләпчән, шул ук вакытта гади халыкның теләкләрен белүче кешелекле җитәкче булуын билгеләп үтте. Ул күпләргә яхшы түләнүче эш урыннары тәкъдим итте, уңайлы тораклар бирде. Траст компаниясенең генераль директоры булганда, безнең балалар бакчасына да еш килде, бинаны төзекләндерүдә ярдәм итте. 
 Тантаналы вакыйга Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә быел беренче сыйныфка керергә тиешле укучы балаларга букча тапшыру белән төгәлләнде. Әлеге малай-кызлар Әнвәр Залаков эшләгән елларда салынган балалар бакчасына йөргән булган. 

 

 

Миләүшә Идрисова, Казан шәһәре Вахитов районының федераль судьясы:
–    Парк Базарлы Матакта яшәүче бар балалар һәм олыларны шатландырып, озак вакыт хезмәт итсен. Яшь үсентеләр үссен, ә кешеләр әтине һәрвакыт исләрендә тотсыннар.

Вениамин Дагаев, Бөгелмә районындагы “Татмелиорация” җәмгыяте филиалы җитәкчесе, әлеге тармакта 45 ел хезмәт иткән кеше: 
–     Әнвәр Мәхмүт улы – яңарту, торгызу, уңай үзгәрешләр өстендә эшләгән кеше. Кем белән очрашуына карамастан, югары дәрәҗәдәге җитәкче булсынмы, гади тракторчымы, ул кешеләрне хөрмәт итә белде. Әнвәр абый –  татар халкының данлыклы улы, ул гади халык өчен күпне эшләгән кеше. Әлеге парк та Әнвәр Залаков исемен йөртүче урам бизәге булсын.

Нәҗия Шәйхетдинова, пенсионер:
–    Әнвәр Залаков яхшы кеше иде. Хәлемне сорашмыйча, беркайчан да янымнан үтмәде. Берләшмәдә ирем Миңнур, улларым Зөфәр, Рәгиб, Рөстәм эшләде. Залаков булмаса, “Химия” бистәсе, балалар бакчасы, парк – берсе дә булмас иде. Ул авыл кешеләре тормышын чәчәк бакчасы ясады, аңа барысы өчен бик зур рәхмәт, – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев