Марат Әхмәтов: республика кырларында уңыш 90% мәйданда җыелган
Татарстанда агымдагы урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республикада иген уңышы 90% мәйданда җыелган. Тагын 150 мең гектар мәйданны җыясы калган. Барлыгы 3,8 млн тонна ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 30 центнердан артык чыга. Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас (84 мең тонна )һәм Кайбыч (55 мең тонна) муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләделәр.
Аннары министр терлекчелек өлкәсендә 8 айлык җитештерү күрсәткечләре турында сөйләде. 915 мең тоннадан артык сөит савылган, артым 4% тәшкил итә. 266 мең тонна ит җитештерелә (узган елга караганда 5,5 мең тонна күбрәк). Эре дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләрендә җитештерүнең артуы күзәтелә. 807 млн. йомырка алына, бу узган елга караганда 9%ка күбрәк. Эре мөгезле терлекләр саны 721,5 мең баш исәпләнә, шулардан - 242,5 мең баш сыерлар.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының 8 айдагы акчалата кереме 60 млрд. сумга җитә, шулардан 46 млрд. сумы – терлекчелектән (артым - 16%). Артым күбрәк сөтчелек тармагында күзәтелә.
Марат Әхмәтов сүзләре буенча, сөт терлекчелегендә киң күләмле модернизация алып барыла, югары технлогияле яңа комплекслар төзелә. «Соңгы өч елда 28 мең баш савым сыерына исәпләнгән 26 заманча сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды», - дип сөйләде министр.
Яңа комплекслар төзү белән бергә искеләрен модернизацияләү буенча да эш алып барыла. 2016 елдан башлап 141 мең башка исәпләнгән 900 сыер абзарына капиталь ремонт ясалган, 368 силос-сенаж траншеясы төзелгән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2019-2020 елларга эре сөтчелек комплексларын төзү буенча перспектив план төзелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, 30% чыгымнарны кире кайтару каралган 400 башка кадәрге сөтчелек фермаларын төзү буенча яңа республика программасына республиканың күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре актив кушылды. Якындагы 2 елда 17 мең баш сыерга исәпләнгән 24 сөтчелек комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулардан агымдагы елда 6,5 сыерга 16 объект төзелеп тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев