Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мария Худяковадан кулич рецепты

​​​​​​​Бер стакан җылы сөткә бер аш кашыгы шикәр комы, бер кап коры чүпрә һәм он салып әчетке куябыз.

Ул күтәрелгәч, тагын бер стакан сөт, 150 грамм ак май, өч күкәй, йөзем, ванилин, бер чәй кашыгы тоз, 100 грамм шикәр, бер чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч һәм он кушып камыр басабыз. Камырга онны артык күп кушмагыз, кулга ябышмаслык булганчы 15-20 минут басыгыз. Шуннан соң кулич пешәсе савытның яртысына җитәрлек итеп камыр салып чыгыгыз, шул арада газ мичен кабызыгыз. Мич җылынгач, бер ун минуттан куличларны пешәргә куегыз. Пешкән күмәчләрне суытып, төрлечә бизәргә була. Аңа сылау өчен 3 йомырка агын һәм бер стакан шикәр комын миксер белән әйбәтләп күпертегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев