Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мартның беренче көннәрендә Базарлы Матак бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде

8 Март бәйрәме алдыннан  район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике бәләкәчне әниләре белән өйләренә озату тантанасы булды.

Бөтен җирдә – бәйрәм алдыннан гына була торган зур күтәренкелек. Ир-ат халкы кибеттән-кибеткә йөреп бүләк сайлый, кадерлеләрен чәчәк бәйләмнәре белән сөендерә. Язгы кояш та бу көнне җир өстен җылы  нурлары белән аеруча юмарт коендырды.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дә дулкынландыргыч бер җанлылык хөкем сөрде. 
Яңа дөньяга килгән бәбине тудыру бүлегеннән алып кайту – гомергә истә кала торган гаилә бәйрәме. Аның Халыкара хатын-кызлар көненә туры килүе – икеләтә бәйрәм һәм куаныч.
Мартның беренче көннәрендә бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән. 
Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Дмитрий һәм Гетта Манукяннарның өченче балалары – кызлары Регина туган. Чәчәк бәйләме тотып хатынын һәм бәләкәй кызчыгын каршыларга әзерләнүче гаилә башлыгы белән  сөйләшеп алдык. Ул шәхси предприятиедә эшли, машина йөртүче дә, эретеп ябыштыручы да икән.  Җәмәгате исә “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куя. 
–Улыбыз Димага – тугыз, кызыбыз Даринага дүрт яшь. Менә тагын бер кызыбыз булды. Бик сөенәбез, сау-сәламәт, бәхетле булсын бәләкәчебез. Гаиләнең бөтен яме балаларда бит,–ди Дмитрий. 
Бәбине кесарев кисеме белән таптырганнар. Операцияне бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова ясаган.
–Мин медицина хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Аларның профессиональ осталыклары, үз эшләрен намус белән башкарулары аркасында сау-сәламәт баланы кулыма алдым. Үзем дә, шөкер, аякка бастым,–ди өч бала әнисе  Гетта. 
Бөтен бүлекне яңгыратып аваз салучы малай күрше Спас районының Балымер авылына кайтып китте. Дмитрий һәм Кристина Шиһаповларның көтеп алынган өченче балалары ул.  Өйдә бәләкәчне абыйсы белән апасы көтә. Малайга Иоанн дип исем биргәннәр. Әти кеше – “YouTube”да “Духовный маяк” православие каналының алып баручысы. Хәләл җефете исә эчке эшләр органнарында эшли. Ул беренче ике баласын шәһәр хастаханәсендә тапкан булган.
–Бу юлы да шәһәрдә бәбиләү мөмкинлеге бар иде. Әмма без Базарлы Матактагы тудыру йортын сайладык.  Чөнки мондагы табиблар, акушеркалар турында мактау сүзләрен  байтак ишеттек. Монда килүемә сөенеп бетә алмыйм. Биредә бәбиләр һәм әниләр өчен бөтен уңайлыклар бар. Ә медицина персоналының игътибарлылыгы, җылы мөгамәләсе, кайгыртучанлыгы хакында сөйләп бетерерлек түгел. Миңа монда туганнардай мөнәсәбәттә булдылар, рәхмәтем чиксез,–ди Кристина.
Бәхетле әти-әниләрне баш табиб Светлана Одушкина, бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова тәбрикләделәр. Бу истәлекле вакыйга шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та килгән иде. 
–Иртәгә без Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәчәкбез. Ә шагыйрь әйткәнчә, хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда. Мин сезне район җитәкчелеге исеменнән чын ихластан котлыйм. Сабыйларыгыз тулы, имин гаиләләрдә сау-сәламәт үссен. Бала тәрбияләүнең зур социаль җаваплылык булуын да онытмасагыз иде,–диде райбашкарма җитәкчесе. Гаиләләргә ул истәлекле бүләкләр дә бирде. 
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әти-әниләренә Иоанн белән Регинаның беренче документларын – туу турында таныклыкларын тапшырды.
Тантанада бәби биләгән әниләргә дә, кешеләр саулыгы сагында торучы, тормышның могҗизасы – нәниләргә дөньяга килергә ярдәм итүче хатын-кызларга да чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев