Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәхкәмәләрдә дәүләт пошлинасы артты

“Россия Федерациясе Салым кодексының беренче, икенче өлешләренә, шулай ук Россия Федерациясенең салым һәм җыемнар турындагы аерым бер кануный актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 2024 елның 8 августындагы 259 нчы федераль канунның нигезләмәләре 2024 елның 9 августында гамәли көченә керде.

Үзгәрешләр РФ Салым кодексының 333.19 нчы маддәсенә һәм 333.36 нчы маддәсенә кертелгән. Аның беренчесе Россия Федерациясенең Югары мәхкәмәсе, гомуми юрисдикция мәхкәмәләре, җәмәгать хөкемдарлары караган эшләр буенча дәүләт пошлинасын билгели. Икенчесендә Россия Федерациясе Югары мәхкәмәсе, гомуми юрисдикция мәхкәмәләре, җәмәгать хөкемдарларына мөрәҗәгать иткәндә каралган ташламалар турында сүз бара.

Дәүләт пошлинасын билгеләүнең яңа тәртибе алда күрсәтелгән Федераль канунның нигезләмәсе гамәлгә кергәннән соң тапшырылган бар гаризаларга да кагыла. 

Мәхкәмәгә милек дәгъвасы биргәндә түләнә торган бар салымнар да сизелерлек артты. Дәүләт хезмәтләре карарларын канунсыз дип табу, килешүләр төзү, аларга үзгәрешләр кертү, шартнамәне өзү, югарыдагы инстанцияләргә шикаять белдерү һәм башкалар турындагы дәгъвалар буенча каралган пошлиналарга да әлеге үзгәрешләр кагылды. 

РФ гражданлык процессуаль кодексы һәм Административ суд эшләрен алып бару кодексы буенча хак куелырга тиешле милек дәгъваларын тапшырганда түләнә торган дәүләт пошлиналары да үзгәрде.
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев