Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операциядә катнашучыларның акчаларына арест салу тыела

2022 ел 29 декабрендәге 603 нче федераль канун нигезендә җәзаны үтәтү турындагы канунга үзгәрешләр кертелде.

 

Аның нигезендә махсус хәрби операция сугышчыларының, мобилизацияләнүчеләрнең, килешү буенча хезмәт итүчеләрнең һәм махсус операциядә үз ихтыярлары белән катнашучыларның акчаларына арест салу тыела. Банк гариза бирүченең мондый бурычлыга карата  түләтү документларында язылган акчаны кайтарып алу турындагы таләбен үтәүне туктатып торырга тиеш.  Алиментка һәм тукландыручысы үлеменә бәйле рәвештә зыянны каплауга бәйле йөкләмәне үтәү исә бурычлының әлеге  эшне туктату турындагы үтенеч белән язылган гаризаны алганнан көннән туктатыла. Мондый гаризаны бурычлының гаилә әгъзасы да яза ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев