Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Май аенда Әлки районында штрафларны вакытында түләмәгән өчен 26 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартылган

​​​​​​​Май аенда район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре штрафларны вакытында түләмәгән өчен 26 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан.

Шуларның 18 енә районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан түләнмәгән штрафның икеләтә күләмендә штраф билгеләнгән, 7 кеше административ кулга алынган, 1 материал әле судта карала.

Ни кызганыч, административ штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләмәүчеләр байтак. Ә закон нигезендә штраф бу хактагы карар көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләүдән тайчанырга тырышу хокук бозу санала, моның өчен җаваплылык каралган, ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рәис Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев