Медицина тикшерүе чынлап та булсын, кәгазьгә мөһер сугу белән генә чикләнмәсен
Һәркөн иртән ерактан күренә торган куе сары төскә буялган 18 автобус, төрле юнәлешкә таралып, база мәктәпләренә укучылар ташыйлар.
Шулай итеп, бу автобусны йөртүчеләргә гаять зур бурыч - балаларның иминлеген тәэмин итү йөкләнә. Моны үтәү өчен бөтен шартлар да бармы соң? Шоферларның һөнәри осталыгы да, транспортның техник халәте дә куелган таләпләргә җавап бирәме?
Мәктәп автобуслары шоферларының район прокуроры, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, башка җитәкчеләр белән булган очрашуында әнә шул турыда җитди сөйләшү булды. Әлки районы мәктәпләре автобуслары Нурлат Автотранспорт предприятиесе составында эшлиләр. АТП җитәкчесе Идрис Гарипов шоферларны үз эшләренә бик тә җаваплы карарга чакырды.
- Юлда тизлекне арттыру дигән нәрсә уегызга да керергә тиеш түгел. Рейска чыгар алдыннан автобусның төзеклеген тикшереп чыгарга онытмагыз. Без транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау кебек мәсьәләләрне даими кайгыртабыз. Сездән җаваплылык, кагыйдәләрне төгәл үтәү таләп ителә,-диде ул. Аның сүзләрен район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин җөпләде.
- Беләсез, сезгә игътибарыбыз аерынкы, таләпчәнлегебез дә югары. Шул ук вакытта, эшегездә берәр авырлык, проблема килеп чыкса, хәбәр итегез, булышырбыз. Киңәш итеп әйтәм: видеорегистраторлар һәрчак төзек булсын, бәхәсле очракларда алар сезгә ярдәм итәчәк. Мәктәп автобусларының глобаль күзәтү системасы ярдәмендә контрольдә тотылуын да онытмагыз. Әгәр Казандагы диспетчер сезне "күрмәсә", ул шунда ук безгә хәбәр итә. Сер түгел, мәктәп а в т о б у с л а р ы н ы ң берничәсе бик иске, аларны алыштыруны кайгыртырга кирәк,-дип кискен мәсьәләләргә тукталды ул.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов Татарстан Мәгариф министрлыгына яңа автобуслар сорап хатлар юллауларын әйтте.
- Безгә әле тахографлар да кирәк, аларны район ярдәмендә сатып алырбыз. Ниндидер техник төзексезлек килеп чыкса да безгә әйтегез. Хезмәтегез авыр, ял, бәйрәм көннәрендә дә юлга чыгарга туры килә сезгә. Аңлавыгыз, үз эшегезне тырышып башкарганыгыз өчен рәхмәт, - диде ул.
Район прокуроры Руслан Гыйзәтов та үзенең кисәтү киңәшләрен җиткерде.
- Мәктәп авто- бусларының алтысын алыштырырга вакыт. Безгә берьюлы шуның кадәр машина бирмәячәкләр, билгеле. Үҗәтрәк булыгыз, таләп итегез,-дип мәгариф идарәсе җитәкчесен активрак булырга өндәде ул. Прокурор шоферларның хезмәт хакларын вакытында түләүне дә тикшереп, күз уңында тота икән, аларга һәркөнге медицина тикшерүе үткәрү белән дә кызыксынды.
- Район үзәк хастаханәсе белән килешү төзелгән. Автобус шоферлары Базарлы Матактагы, Хузангайдагы, Түбән Әлки, Юхмачы һәм Салмандагы медици на учреждениеләрендә тикшерү үтәләр, - дип ышандырды Артем Савинов. Ә Рәис Сафин кисәтеп куюны кирәк тапты:
- Медицина тикшерүе чынлап та булсын, кәгазьгә мөһер сугу белән генә чикләнмәсен, - диде ул.
…Кызганычка каршы, балаларны утыртып юлга чыккан автобус-машиналар да кайчак авариягә юлыга. Балаларның юл хәрәкәте фаҗигасендә һәлак булулары, гарип- ләнүләре чиксез зур кайгы ул. Безнең район юлларында андый куркыныч хәлләр булмасын иде. Монысы инде мәктәп автобусларын йөртүчеләрнең генә түгел, аларны рейска чыгаручыларның да җаваплылыгында. Белем эстәргә дип иртән өйдән чыгып киткән һәр укучы дәресләр беткәч исән-имин килеш кайтып җитәргә тиеш бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев