Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәетне җирләгәннәр, тик 7 сәгатьтән соң ул исән-имин өенә кайтып керә

... Якыннары моны күреп өнсез калганнар, югыйсә мотоциклда юл һәлакәтенә очрагач, аның гәүдәсен танырлык булмаган.

Индонезиянең Гесикан дигән авылында бер ирне җирләп кайтканнан соң, 7 сәгать вакыт үткәч, ул өенә үз аягында кайтып керә.

Полиция хезмәткәрләре мотоциклдагы юл һәлакәте урынына килгәч, каты бәрелүдән җан тәслим кылган кешене күргәннәр. Ул шул кадәр җәрәхәтләнгән ки, гәүдәсен танырлык та булмаган. Шәхесен ачыклау максаты белән документларын эзләгәннәр. Әмма мотоциклыныкы гына табылган. Хуҗасы тиз ачыкланган — 40 яшьлек Сунарто — төзүче булып эшләгән. Якыннарына хәбәр итеп, ирнең гәүдәсен аларга тапшырганнар. Алар да, бу кадәр танымаслык хәлдәге мәетне күргәч, ачык кына әйтә дә алмаганнар. Шулай итеп, аны җирләгәннәр. Ләкин 7 сәгатьтән ул өенә исән-имин килеп кергән. Баксаң, бу хәлгә кадәр ул танышы Вариимнан бурычка акча алып торган булган, ә үзенең мотоциклын аңа залог итеп калдырган. Үлгән кеше нәкъ шул Вариим икән. Аның туганнарына хәбәр иткәннәр, ләкин инде каберен күчереп тормаганнар, тик ташында язылган исемен генә төзәткәннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев