Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МФЦ халыкны кабул итү шартларын вакытлыча үзгәртә

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр бары тик алдарак кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документлар бирү буенча гына эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.

Татарстан хөкүмәте әлеге карарны коронавирус таралу куркынычын чикләү максатында, Россия Президенты Владимир Путинның “РФдә ял көннәре игълан итү турында” Указы нигезендә кабул иткән. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре халыкка 8(843)222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Бик кирәкле хезмәтләр (паспорт, транспорт йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр алу) буенча мөрәҗәгатьләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон төстә тапшырырга мөмкин. Мондый хезмәтләр өчен МФЦга мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев