Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә барырга теләмисеңме – штраф түлә

фото www.znatnado.ru сайтыннан Армия сафларында хезмәт итү - ир-егетнең мактаулы бурычы. Күпләр солдатка зур теләк белән китәләр, намус белән хезмәт итеп кайталар. Әмма ил алдындагы изге бурычын үтәүдән тайчанучылар да бар. Андыйларны җинаять җаваплылыгы көтә. Районыбызда яшәүче 20 яшьлек Айрат Юмагулов узган елгы көзге чакырылышта армиягә китү өчен медицина тикшерүе...

фото www.znatnado.ru сайтыннан
Армия сафларында хезмәт итү - ир-егетнең мактаулы бурычы. Күпләр солдатка зур теләк белән китәләр, намус белән хезмәт итеп кайталар. Әмма ил алдындагы изге бурычын үтәүдән тайчанучылар да бар. Андыйларны җинаять җаваплылыгы көтә.
Районыбызда яшәүче 20 яшьлек Айрат Юмагулов узган елгы көзге чакырылышта армиягә китү өчен медицина тикшерүе үтәсе була. Хәрби хезмәтне кичектерү яисә аннан азат ителү хокукы юк егетнең. 2013 елның 8 ноябрендә ул хәрби хезмәткә чакырылу белән бәйле чаралар узу өчен хәрби комиссариатның район бүлегенә килергә тиеш була. Әмма бернинди сәбәпсез егет комиссариатка килми кала.
Шуннан соң медицина тикшерүе үтү өчен Айратны хәрби комиссариатка 11 ноябрьгә чакыралар. Бу хакта шәхсән аның үзенә хәбәр ителеп, расписка да алына. Әмма бу юлы да А.Юмагулов комиссариатта күренми. Егетне аннан соң хәрби комиссариатка чакыртулар да нәтиҗәсез кала. Билгеле, егетнең мондый кыланмышы аның хәрби хезмәттән тайчануы дигән сүз.
Прокуратура, тикшерү барышында әлеге хәлне ачыклап, Айрат Юмагуловның хәрби хезмәттән тайчануы факты буенча материалларны Татарстан тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлегенә җибәрде. Анда А.Юмагуловка карата РФ Җинаятьләр кодексының 328 маддәсе 1 бүлеге буенча, ягъни хәрби хезмәткә чакырылудан тайчанган өчен җинаять эше кузгатылды.
Әлки район суды Юмагуловны әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип тапты һәм аны 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга дигән карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев